Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оренбур өлкәсендә су баскан урыннардан 7700дән артык кеше чыгарылган


Оренбур, 29 март
Оренбур, 29 март

Хәзерге вакытта 13 меңгә якын торак йорт  һәм 15 меңләп йорт яны кишәрлеге су астында кала бирә. Оренбурда Урал елгасының суы 996 сантиметрга җитте. Бу куркыныч дәрәҗәдән 66 сантиметрга күбрәк. Оренбур өлкәсе хакимиятләре вазгыять 25 апрельдән дә иртәрәк төзәлмәс дип фаразлый.

10 апрель иртәсенә Оренбур өлкәсендәге су баскан урыннардан 7,7 меңнән артык кешене һәм берничә йөз хайванны эвакуацияләгәннәр. Бу хакта төбәк хакимияте хәбәр итә.

Су басу аркасында һәм дамба җимерелү сәбәпле күпчелек кеше туганнарына киткән, 1500дән артык кешене вакытлы яшәү пунктларына урнаштырганнар.

Шулай ук авыл хуҗалыгы терлекләрен - 570 баш малны имин районнарга чыгарганнар. Су акрынлап җирле ипподромга таба килә башлаган, хәзер аның янында күтәртмә төзи башлаганнар. Әгәр күтәртмә булышмаса, йөзләп атны эвакуацияләү ниятләнә.

Элегрәк интернетта гадәттән тыш хәлләр министрлыгының һәм волонтёрларның кешеләр ташлап киткән хайваннарны: песиләрне, этләрне, сыерларны һәм дуңгызларны коткаруы видеосы чыкты.

Хәзерге вакытта 13 меңгә якын торак йорт һәм 15 меңләп йорт яны кишәрлеге су астында кала бирә. Оренбурда Җаек (Урал) елгасының суы 996 сантиметрга җитте. Бу куркыныч дәрәҗәдән 66 сантиметрга күбрәк. Оренбур өлкәсе хакимиятләре вазгыятьнең нормаль хәлгә килүе 25 апрельдән дә иртәрәк булмаячак дип фаразлый.

  • Оренбург өлкәсендәге быелгы язгы ташу - моңа кадәр төбәк тарихында күзәтелгән ташуларның иң көчлесе булды. Су ташкыны аркасында Орскида дамба җимерелде. Соңгы мәгълүматларга күрә, инфраструктурага килгән зыянның күләме 21 миллиард сум дип бәяләнә.
  • Орскида Җаек елгасындагы дамба җимерелү сәбәпле иң зур зыян Иске Шәһәр микрорайонына салынды. Орски — татарлар өчен мөһим шәһәр. Биредә 8 меңләп татар яши. Монда татар тарихы белән бәйле урыннар бик күп. Татарлар башлыча шәһәрнең иске өлешендә, тарихи бистәсендә тормыш итте. Дамба җимерелеп нәкъ шул җирләр су астында калды да. Анда яшәүче татарлар, башка кешеләр дә эвакуацияләнде. Татарлар арасында үлем-китем турында ишетелмәде.
  • Су басу шулай ук Оренбур шәһәренең бер өлешенә дә кагылды, анда елгадагы су бер тәүлектә 28 сантиметрга күтәрелде. 400дән артык кеше эвакуацияләнде.
  • 8 апрельдә Оренбур өлкәсендә Новотроицки шәһәрендә яшәүчеләрне эвакуацияли башладылар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG