Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нобель бүләге ияләре Путинга каршы көрәшне көчәйтергә чакырды


Аерым алганда алар Владимир Путинны ил президенты итеп танымаска чакырды.

Нобель бүләге алган 39 кеше дөнья җәмәгатьчелегенә мөрәҗәгать итте. Алар Украинага ярдәмне көчәйтергә, Русиянең демократик оппозициясен хупларга һәм Владимир Путинны ил президенты итеп танымаска чакырды. Бу чакыру "T-инвариант" фәнни басмасы сайтында чыкты.

"Украинадагы сугыш һәм Алексей Навальныйны үтерүләр Русия белән Украинага гына кагылмый. Путин режимы үзенең бөтен кешелеккә турыдан-туры һәм ачыктан-ачык куркыныч тудыруын күрсәтте. Бары тик демократия принциплары һәм кеше хокуклары өлкәсендә халыкара кануннар үтәлгәндә генә кешелек үз-үзен юк итүне булдырмый кала ала. Путин режимы оятсыз рәвештә аларны салып таптады. Без дөнья лидерларын Путин әфәнде һәм аның җинаятьчел режимы белән бәйле теләсә-нинди иллюзияләрдән баш тартырга чакырабыз", диелә чакыру текстында.

Чакыруда әйтелгәнчә, Путинның куркыныч тудыруы турында дөньяны Навальный да, Русия оппозициясенең башка лидерлары да кисәткән. Русияләрнең "демократик киләчәккә өметләрен" ныгыту өчен мөрәҗәгать авторлары сугышта Украинаның җиңүен тәэмин итәргә чакыра.

Бу чакыруны физиология һәм медицина өлкәсендә (16 кеше), физика өлкәсендә (9 кеше), әдәбият өлкәсендә (4 кеше) һәм Тынычлык дөнья бүләген алган 3 кеше имзалаган. Алар арасында Беларустан Светлана Алексиевич һәм Украинадан Александра Матвийчук та бар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG