Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан чүп яндыру заводына җиһазны Кытай корпорациясе җитештереп бирәчәк


Килешүгә ярашлы төп җиһазны якындагы елда җитештереп тапшырачаклар.

"РТ-Инвест" ширкәте Казан янындагы чүп яндыру заводына җиһазлар җитештерү өчен Кытайның Chongqing Sanfeng Covanta Environmental Industry Co., LTD. корпорациясе белән килешү имзалаган. Бу хакта "Бизнес Online" яза.

"Төп җиһаз Кытай ширкәте заводында җитештереләчәк, бу ширкәт дөньяда һәм Кытайда 250дән артык проектны уңышлы тормышка ашырган инде", дигән "РТ-Инвест" баш мөдире Андрей Шипелов.

Татарстандагы чүп яндыру заводын эшләтеп җибәргәч Казан калдыкларны полигонга күмүдән баш тарткан Русиянең беренче шәһәре булачак, дигән ул.

Килешүгә ярашлы, төп җиһазны якындагы елда җитештереп тапшырачаклар. Заводның куәте шул ук килеш сакланып кала: елына 550 тонна чүп кабул ителәчәк.

Күптән түгел республика премьер-министры Алексей Песошин Татарстанның Яшел Үзән районында салына башлаган Чүп яндыру заводын инвестор 2025 елга кадәр төзеп бетерергә җыена, дигән иде.

  • Казан янында чүп яндыру заводы 2020 елда төзелә башлады. Проект нигезендә, корылма Hitachi Zosen Inova — Швейцария һәм Япония консорциумы җиһазы нигезендә эшләргә тиеш иде. Башта аны 2022 ел ахырына кадәр урнаштырырга теләделәр. Коронавирус пандемиясе җиһаз алу вакытын кичектерде.
  • 2022 елда Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң санкцияләр сәбәпле Hitachi җиһазы Татарстанга китерелмәячәге билгеле булды.
  • 2023 елның августында Татарстанның Көнбатыш зонасында чүп чыгаручы төбәк операторы – "Торак-коммуналь хуҗалык оешмасы" ("ПЖКХ") ширкәте – 2025 елда Казан янында чүп яндыру заводы ачылачагына шик белдергән иде.
  • Ширкәтнең баш мөдире Евгений Чекашев әйтүенчә, хәзерге вакытта завод төзелеше туктатылган, җиһазлар белән бәйле мәсьәләләр бар. Чүп яндыру заводын кулланышка кертү 2025 елга күчерелгән. "Ул вакытка кадәр завод булырмы? Бүген мондый ныклы ышаныч юк, шуңа шәһәргә якын вакытта шәһәрдән 30-35 километр ераклыкта яңа полигон ясау өчен урын табарга кирәк", диде ул.
  • Татарстанның атомга каршы җәмгыяте рәисе Альберт Гарәпов чүп яндыру заводы Кытай җиһазы белән эшләсә, экологиягә күбрәк зыян киләчәк дип сөйләгән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG