Accessibility links

Кайнар хәбәр

Binance криптобиржасына нигез салучыны чикләүләрне бозу һәм акча юу җинаять эше нигезендә дүрт ай колониягә хөкем иткәннәр


Чанпэн Чжао
Чанпэн Чжао

2018 елның гыйнварыннан 2022 елның аена кадәр Binance американнар белән Иранда яшәүчеләр арасында 899 миллион долларлык акча күчерүләрне башкарган.  Мәхкәмә бу "АКШның Иранга каршы керткән чикләүләренең нәтиҗәләрен какшаткан", дип саный.

АКШта Binance криптовалюта биржасына нигез салган, элек аның мөдире булган Чанпэн Чжаоны акча юу һәм чикләүләрне бозу турындагы җинаять эше нигезендә дүрт айга ирегеннән мәхрүм иткәннәр. Бу хакта The Wall Street Journal яза.

АКШ Binance-ны күп еллар тикшерде. Мәхкәмә фикеренчә, Чжао акча юуга каршы көрәшердәй нәтиҗәле програм булдыра алмаган һәм һакерларга, наркотик сатучыларга, чикләүләрне бозучыларга миллионлаган долларларны күчереп йөртергә, акча эшләргә мөмкинлек биргән.

Мәхкәмә фаразларына күрә, 2018 елның гыйнварыннан 2022 елның аена кадәр Binance американнар белән Иранда яшәүчеләр арасында 899 миллион долларлык акча күчерүләрне башкарган. Криптобиржа бу рәвешле "АКШның Иранга каршы керткән чикләүләренең нәтиҗәләрен какшаткан", диелә.

Прокуратура 47 яшьлек Чжаоны өч елга утыртуны сораган иде. 2023 елның ноябрендә ул үзен гаепле дип танып Binance баш мөдире вазифасыннан китәргә, шулай ук 50 миллион долларлык штраф түләргә риза булды.

Чжао АКШка мәхкәмә утырышына Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән үзе килде.

  • Русия Украинага һөҗүм иткәннән соң, АКШ һәм Көнбатыш илләре Мәскәүгә каршы кырыс чикләүләр керте. Илне SWIFT-тан (дөньякүләм банкара финанс элемтәләр системы) өзделәр. SWIFT аша акча күчерү авырлашканнан соң русияләр 2022 елда чит илгә акча күчерү өчен Binance һәм башка криптобиржаларның P2P-сервисларыннан куллана башлады.
  • Былтыр сентябрьдә иң зур криптобиржа - Binance Русия базарыннан китүен игълан иткән иде.

    Binance-ны Америка һәм Европа күзәтү оешмалары ныклап күз уңына алды, алар Русия эшкуарлыгы биржа ярдәмендә Көнбатыш керткән чикләүләрне урап үтәргә мөмкин дип шикләнде.

  • Биржа чикләүләргә эләккән Русия банкларының күчергән акчаларын кабул итә иде. Аның ярдәмендә Русия мөштәриләре илдән акчаны читкә чыгара алды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG