Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нәгыев Мордовия адвокаты Марат Ашимовка ачылган җинаять эшен "тузга язмаган" һәм "провокация" дип атады


Мордовия адвокаты Марат Ашимов
Мордовия адвокаты Марат Ашимов

Аның сүзләренчә, Ашимовны шартлы рәвештә вакытыннан алда иреккә чыгару белән бәйле бер мәсьәләне канунсыз хәл иткән өчен 200 мең сум акча алмакчы булуда шикләнәләр.

Татарстан адвокаты Руслан Нәгыев акча белән бәйле хәрәмләшүдә (Русия Җинаять кодексының 159нчы маддәсе 2нче өлеше) шикләнеп тоткарланган Мордовия адвокаты Марат Ашимовның җинаять эше нечкәлекләрен аңлаткан видео чыгарды. Ул башка адвокатлар белән бергә үзе дә Ашимовны яклауда катнашуын әйтә.

Аның сүзләренчә, Ашимовны шартлы рәвештә вакытыннан алда иреккә чыгару белән бәйле бер мәсьәләне канунсыз хәл иткән өчен 200 мең сум акча алмакчы булуда шикләнәләр.

"Маратка бу мәсьәлә белән мөрәҗәгать иткән мөштәри үзе дә - Җинаять кодексының 159нчы маддәсе нигезендә хөкем ителгән кеше, әмма 4нче маддә нигезендә. Ул финанс пирамидасы оештыруда гаепле дип табылган. 50 млн сум зыян китергән дип фаразлана, аны 2,5 елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр", дип сөйли Нәгыев.

Нәгыев әйтүенчә, әлеге кеше Мордовия адвокаты Марат Ашимовка ярдәм сорап мөрәҗәгать итә, ә Ашимов адвокат гонорарының бәясен 200 мең сум дип билгели. Юридик ярдәм күрсәтү турында килешү төзеп, мөштәрие янына килә.

"Әмма бу кеше, әлегә аның исемен атамый торам, "мин сиңа ышанам" дигән сүзләр белән, бу килешүне имзалаудан баш тарта, акчаларны болай гына бирә. Соңыннан ачыкланганча, бу акчаларга тамга салынган булган. Бу җинаять эше - чын провокация. Маратны күп еллар беләм, ул - намуслы кеше, гадел эшли. Аның белән таныш булган башка адвокатлар да минем сүзләремне раслар. Без бу тузга язмаган җинаять эшен туктату өчен көрәшәчәкбез", дип сөйли Нәгыев.

  • Марат Ашимов акча белән бәйле хәрәмләшү (Русия Җинаять кодексының 159нчы маддәсе 2нче өлеше) маддәсе нигезендә 27 мартта тоткарланды.
  • Алдан хәбәр ителгәнчә, бүген, 29 мартта, Саранскиның Ленин районы мәхкәмәсендә аның җинаять эше нигезендә утырыш булачак, аны кулга алу хөкеме каралачак.
  • Марат Ашимов Мордовиянең Сарански шәһәрендә яши, ул - башлыча мөселманнарны яклау белән танылган адвокат. Мордовиянең Азюрка авылында мәктәп укытучыларына яулык ябу рөхсәт ителмәгәч, ул берничә адвокат белән мөгаллимнәрне яклады. Ул еш кына төрмәдә утырган мөселманнарның яшәү шартлары турында да язды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG