Accessibility links

Кайнар хәбәр

КФУда плагиатка каршы татарча програм эшләгәннәр


Казан федераль университеты
Казан федераль университеты

"Бу бик мөһим бурыч, чөнки бу програм һәр татар галименең керткән чын өлешен бәяләргә булышачак, фәнни эшчәнлек белән мөстәкыйль шөгыльләнергә этәрәчәк", дип искәртә Филология һәм мәдәниятара коммуникация институты мөдире Рәдиф Җамалетдинов.

Казан федераль университеты татар телендәге текстларның үзләштерелгән урыннарын ачыкларга булыша торган програм эшләгән. Плагиатка каршы әлеге програмны ясау берничә ел элек башланган. Бу хакта "Реальное время" яза.

КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникация институты мөдире Рәдиф Җамалетдинов әйтүенчә, бүген Русия халыклары телендә, аеруча татарча язылган текстларда үзләштерелгән урыннарны автомат рәвештә ачыклау - актуаль мәсьәлә булып тора.

"Русия халыклары телендә үзләштерелгән әйберләрне табу - җиңел түгел, чөнки, мәсәлән, урыс һәм татар телләренең структуралары аерыла, Русия халыклары телләрендә язылган фәнни мәгълүматның системлаштырылган мәгълүматлар базасы юк. Шулай да бу бик мөһим бурыч, чөнки бу програм һәр татар галименең керткән чын өлешен бәяләргә булышачак, фәнни эшчәнлек белән мөстәкыйль шөгыльләнергә этәрәчәк", дип искәрткән Җамалетдинов.

Програмны уйлап табуда Филология һәм мәдәниятара коммуникация институтыннан, шулай ук Мәгълүмати технологияләр һәм интеллектуаль системнар институтыннан галимнәр катнашкан.

Шулай ук Татарстан президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комитеты ярдәм иткән диелә.

  • 2023 елның язында КФУ карамагындагы Югары журналистика мәктәбенең бер төркем студентларында "Алия" акыллы динамик ясау фикере туган иде. Әмма аны ясау туктатылды. "Җиһаз өчен програм язарга "баш мие" кирәк. Без русия IT ширкәтенә мөрәҗәгать иттек, ләкин фикер алышканнан соң алар баш тартты", дип сөйләгән иде КФУ студенты Артем Аксинин.
  • 2024 ел башында татар телендә текстны тавышка һәм тавышны текстка әйләндерә алган хезмәт эшли башлады. Аны Татарстан фәннәр академиясенең гамәли семиотика институты эшләде.
  • Моннан тыш, институт Tatar Speech онлайн хезмәтенең дә эшли башлавын язды. Бу хезмәт YouTubeта булган урыс телле видеоларын реаль вакытта татарчага тәрҗемә итеп яңгырата.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG