Accessibility links

Кайнар хәбәр

Прокуратура Рамилә Сәетовага җәзаны кырыслату турындагы мөрәҗәгатен мәхкәмәдә кире алган


Рамилә Сәетова
Рамилә Сәетова

Элегрәк прокуратура Сәетовага җәзаны кырыслатуны сораган иде, ничә елга утыртырга икәне әйтелмәде.

Бүген, 26 мартта Башкортстан Югары мәхкәмәсе башкорт активисты Рамилә Сәетованың (Галим) һәм аның яклавының хөкем карарына апелляция шикаятен карауны дәвам итте.

Элегрәк прокуратура Сәетовага җәзаны кырыслатуны сораган иде, ничә елга утыртырга икәне әйтелмәде. Бүгенге мәхкәмәдә прокурор бу мөрәҗәгатьне кире алган. Бу хакта "Idel.Реалии"-га активистның тарафдарлары сөйләгән, алар да утырышта булган.

Башкортстан ФСБсы белгече Ольга Кривалева Сәетованың мобилизацияләнгәннәргә мөрәҗәгатен тикшереп, анда "хезмәт урынын корал белән ташлап китәргә өндәү билгеләре бар" дип нәтиҗә ясаган иде. Бүгенге мәхкәмәдә Сәетованың яклавы белгечтән яңадан сорау алу уздыруны сораган, әмма мәхкәмә баш тарткан. Элегрәк Рамилә Сәетованың яклавы һәм ул чакырган бәйсез белгеч-филолог ФСБ белгеченең нәтиҗәләре "фәнни нигезләнмәгән" дип әйткән иде.

"Белгеч һәм тикшерүче Рамилә Сәетованың мөрәҗәгатеннән ике җөмлә алган, җитмәсә икесе ике урыннан һәм алар бер-берсе белән мантыйклы бәйләнмәгән. Мөрәҗәгать башында Сәетова "Сезне коралландыруларын, киендерүләрен һәм ашатуларын таләп итегез" ди, аның шушы җөмләсен алганнар һәм "коралландыруларын" дигән сүзенә басым ясаганнар. Шулай ук мөрәҗәгатьнең башка бер урыныннан Сәетованың мобилизацияләнгәннәрне өйләренә кайтырга чакырып "Өйләрегезгә таба китегез" дигән сүзләрен алганнар. Боларны бергә кушып, имештер Сәетова "хәрби хезмәт урынын корал белән ташлап китәргә" чакырган дип чыгаралар. Һәм моны берничек тә дәлилләмиләр", дип белдерде активистның адвокаты.

Рамилә Сәетованың чираттагы мәхкәмә утырышы 2 апрельдә булачак.

14 мартта Башкортстан Югары мәхкәмәсе башкорт активисты Рамилә Сәетованың (Галим) һәм аның яклавының апелляция шикаятен карый башлады.

2023 елның 22 декабрендә Уфаның Киров районы мәхкәмәсе башкорт активисты Рамилә Сәетованы (Галим) биш елга гомуми тәртипле колониягә хөкем иткән иде. Мәхкәмә аны "дәүләт иминлегенә каршы эшчәнлеккә өндәү"дә гаепле дип тапты (Русия җинаять кодексының 280.4 маддәсе, "в" пункты).

Сәетова һәм аның яклавы бу карарны шикаять итте.

  • Былтыр 17 майда Уфаның Киров районы мәхкәмәсе 56 яшьлек башкорт активисты Рамилә Сәетованы кулга алды. Тикшерү мәгълүматынча, 2022 елның 11 ноябрендә Русиянең Украинага каршы сугыш алып баруына каршы булган Рамилә Сәетова YouTube-дагы каналында мобилизациягә эләккән русияләргә багышлап мөрәҗәгать калдырган. Ул аларга "Бүген чын батырлык – мин үтерергә риза түгел дип әйтү", дигән. Активист мобилизацияләнүчеләрне үз хокуклары өчен көрәшергә өнди.
  • Куәт оешмалары вәкилләре фикеренчә, ролик янәсе Украинадагы сугышка алынган русияләрне хәрби хезмәт урынын корал белән ташлап китәргә һәм хәрби хезмәттән качарга чакыра.
  • Экстремистик эшчәнлеккә чакыруда гаепләнеп ике ел чамасы иректән мәхрүм булган Рамилә Сәетова әле узган елның 12 августында гына иреккә чыкты.
  • Ул 2020 елның ноябрендә тоткарланды һәм сак астына алынды. 2021 елның 3 ноябрендә Уфаның Киров районы мәхкәмәсе башкорт активисты Рамилә Сәетованы өч елга колониягә җибәрү карары чыгарды. Ул Җинаять кодексының 208.2 маддәсе нигезендә экстремистик эшчәнлеккә чакыруда гаепләнде. Прокурор активистка 3,5 ел гомуми тәртипле колония җәзасы бирүне сораган иде. Активистның Башкортстанда әрмән диаспорасына карата тискәре фикерләре яңгыраган видеолары интернетта таралганнан соң җинаять эше ачылды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG