Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү янында теракт ясауда шикләнүчеләрне сак астына алдылар


Далерджон Мирзоев
Далерджон Мирзоев

Мәхкәмә каршына дүрт кеше басты. Аларның барысы да Таҗикстаннан диелә. Барысы да 22 майга кадәр сак астына алынды.

Мәскәүнең Басман мәхкәмәсе Красногорский шәһәрендә урнашкан "Крокус Сити Холл" концертлар залында теракт оештыруда шикләнелгән кешеләрне ике айга сак астына алды.

Далержон Мирзоев, Рачабализода Муродали (Саидакрами Рачабализода дип тә әйтәләр), Мөхәммәтсобир Файзов һәм Шамсидин Фаридунига гомерлек төрмә яный. Мәхкәмә утырышы ябык тәртиптә узды.

Аларга теракт маддәсе нигезендә гаепләү белдерелгән.

Шикләнелүчеләр барысы да кыйналган. Муродалиның бер колагы киселгән. Мәхкәмә фотоларында башының ул ягы күрсәтелми. Мирзоевның муенында пластик капчык кисәкләре асылынып тора. Икесе дә гаепләрен таныды дип белдерде мәхкәмә.

Гаепләнүчеләрнең икесе урысча сөйләшми, аларга тәрҗемәчеләр бирелгән.

Утырыш ябылганчы, кайбер мәгълүматлар билгеле булды. Мирзоев Новосибирскида теркәлгән булган. Аңа 32 яшь. Өйләнгән, дүрт баласы бар, шул исәптән 1,5 яшьлек игезәкләр.

Муродоли үзенә 30 яшь, өйләнгән булуын һәм бер баласы барлыгын җиткерде.

Саидакрами Рачаболизод
Саидакрами Рачаболизод

Шамсидин Фаридуни сүзләренчә, аңа 25 яшь, өйләнгән, Красногорски шәһәрендә теркәлгән. Паркет фабрикасында эшләгән. Сигез айлык баласы бар.

Кайбер пабликларда таралган видеоларга караганда, бәйләнгән һәм тезләрендә торучы Фаридуни сорау алу вакытында үтерү өчен 500 мең сум вәгъдә иттеләр ди. Соңрак аны ток белән җәзалау фотосы чыкты.

Дүртенче гаепләнүче 19 яшьлек Мөхәммәтсобир Файзовны утырыш залына арбада керттеләр. Аңа медицина халаты кидерелгән. Кичә ул реанимациядә иде, аннан сорау алдылар. Тоткарлау вакытында күзе чыккан. Файзов кораллы каршылык күрсәткән диелә.

Ир Иваново шәһәрендә барбешопта эшләгән.

Утырышта аны озата килгән табиблар да чыгарылды.

Мөхәммәтсобир Файзов
Мөхәммәтсобир Файзов

Утырыш алдыннан мәхкәмә бинасы алдына тимер койма куйдылар, махсус техникалы полиция саклап торды.

  • 22 март кичендә Мәскәү өлкәсе Красногорски шәһәрендә урнашкан "Крокус Сити Холл" концертлар залына билгесез кешеләрдән торган төркем бәреп керде һәм кешеләргә ата башлады. "Пикник" рок-төркеме концертына меңләгән кеше җыелырга тиеш иде. Атыш барышында шулай янгын башлана.
  • 24 мартка булган рәсми мәгълүматларга күрә 133 кеше һәлак булган, 152 кеше яраланган.
  • Һөҗүмнән соң берничә сәгатьтән теракт өчен җаваплылыкны "Ислам дәүләте" алды. Әмма Русия рәсмиләре "Украина эзе" күренә дип саный.
  • Теракттан 19 сәгать узганнан соң Русия президенты Владимир Путин мөрәҗәгать белән чыкты. Ул дүрт террорчының тоткарлануын, бу вакыйга артында украин эзе булуын, Мәскәү һәм башка шәһәрләрдә террорчылыкка каршы өстәмә чаралар кертелүен әйтте. 24 март Русиядә матәм көне дип игълан ителде.
  • Теракт ясауда шикләнелгән дүрт кеше чыгышы белән Үзәк Азиядән. Аларны Украина чигеннән 130 километрда тоткарлаулары турында әйтелде.
  • Концерт залының хуҗасы Араз Агалаорв янгынга каршы тору систем төзек иде, ә "Крокус"ның иминлек хезмәте кораллы һөҗүмне тукта алмый иде дип белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG