Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Нахакка төрмәгә утырттылар, аннары сугышка җибәрделәр". "Вагнер" белән сугышка киткән Азнакай егете һәлак булган


Хушлашуга җыелган халык
Хушлашуга җыелган халык

"Вагнер" хосусый хәрби ширкәте белән Украинадагы сугышырга җибәрелгән тоткыннар арасында Татарстан колонияләреннән китүчеләр дә күп. Азнакай районының Әсәй авылыннан 26 яшьлек Рүзил Мөдәрисов - шуларның берсе. Ул Русия Украинага һөҗүм итүгә нәкъ бер ел тулган көнне – 24 февральдә Бахмут янында һәлак булган. Танышлары Рүзилнең гапсезгә утыртылуын, сугышка да сорап тормыйча гына җибәрелергә мөмкин булуын сөйли.

Былтыр яз Русиянең "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте ил тоткыннарын сугышка җибәрә башлады. Белгечләр Русия колонияләреннән фронтка киткән тоткыннар арасында югалтулар күп дип искәртә. Ак йорт белдерүенчә, Мәскәү Украинага һөҗүм иткәннән соң, Бахмут (Артемовски) шәһәрен басып алырга тырышканда, соңгы биш айда Русиянең 20 мең хәрбие һәлак булган, аларның яртысы – "вагнерчы"лар.

Югалтуларның күп булуын күптән түгел "Вагнер" хуҗасы Евгений Пригожин үзе дә таныды һәм сүгенү сүзләре белән саклану министрлыгыннан кораллар сорады.

Моңа кадәр Татарстан колонияләрендәге тоткыннарны да сугышка җибәрүләре, аларның саны турында рәсми белдерүләр булмады. Шулай да республика медиаларында "Вагнер"га кушылган татарстаннар турында мәгълүматлар былтыр ук чыга башлады.

Азатлык Украинадагы сугышта һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан кешеләрен исемлеккә теркәп бара. Мәгълүмат рәсми хәбәрләрдән, социаль челтәрләрдән, башка чыганаклардан туплана. Безнең хисапка күрә, бүгенге көнгә бу сугышта Татарстаннан кимендә 430 кеше һәлак булган, шулардан кимендә 80 кеше - "Вагнер"га ялланып китүчеләр.

Мәсәлән, ерак юлга йөк ташучы машина йөртүчеләрне үтерү белән шөгыльләнгән "Трассовики" бандасы лидеры, 25 елга хөкем ителгән Александр Еналеевның Украинага каршы сугышка китүе хәбәр ителгән иде. Исән калса, ярты ел сугышканнан соң, аңа ярлыкау бирәчәкләр дигән сүз иде бу. Шушы атнада аның үлеме турында хәбәр ителде.

Төрле белешмәләргә күрә, ярлыкау бирү вәгъдәсе белән "Вагнер" сугышка дистәләрчә мең тоткынны җибәргән.

17 апрель Татарстанның Азнакай районы, Әсәй авылына Украинадагы сугыштан 26 яшьлек Рүзил Мөдәрисовның табуты кайтты. Ул сугышта "Вагнер" белән катнашкан татарстаннарның берсе. Фронтка Менделеев шәһәрендәге 10нчы колониядән җибәрелгән. Азатлык Мөдәрисовлар гаиләсен яхшы белүче ханым белән сөйләште. Асия (исеме үзгәртелде) егетне башта гаепсезгә төрмәгә утыртуларын, соңрак туганнарына да әйтмичә, колониядән сугышка алып китүләрен әйтә. "Нахак белән төрмәгә утыртмаган булсалар, бу егет бүген исән булыр иде", ди ул.

"БЕРТУГАН АБЫЙСЫН ҮТЕРҮДӘ ГАЕПЛӘП ҖИДЕ ЕЛГА УТЫРТТЫЛАР"

Мөдәрисовлар гаиләсен авыл халкы хөрмәт итә, дип сөйли Асия. Рүзилнең әби-бабалары дәрәҗәле кешеләр булган, бер әбисе күп еллар балаларга татар теле укыткан. Аның турында "тырыш, тәртипле гаиләдә үсте" дип сөйлиләр. Гаиләдә ике бала булганнар – 1993 елда абыйсы Рәсил туган, Рүзил үзе 1996 елгы. Әмма берничә ел элек Мөдәрисовлар гаиләсенә беренче сынау килә: Рүзилне "кеше үтерү" гаебе белән төрмәгә утырталар. Ул үзенең бертуган абыйсы – Рәсилне үтерүдә шикләнелеп кулга алына.

Рүзил Мөдәрисов
Рүзил Мөдәрисов

— 2019 елның 5 октябрендә иртән терлек карарга чыккач, әтиләре Расих өлкән улы Рәсилне бакчада үтерелгән килеш табып ала. Бу малай Себердә эшләп йөрде, шуннан кайтышлый өенә дә кереп җитә алмаган, үтергәннәр. Монда бернинди җентекле, гадел тикшерү дә булмады. Полиция хезмәткәрләре әтиләренә "Абый, ун ел утырасың да кайтасың инде, барыбер эзләмәячәкләр", дигән. Шушы сүзне ишетеп кече уллары Рүзил "нишләп әти утырырга тиеш, үзем утырам", дип, гаепне үз өстенә алган. Чын үтерүчеләрне эзләмәделәр дә. Рүзилнең абыйсын үтерүенә авылда беркем ышанмый. Алар бик дус булды, бер-берсе өчен үлеп торды. Туганнары гаделлек эзләп Русия президенты Владимир Путинга кадәр язып карады, файдасы булмады. Тикшерүне шулай әвеш-тәвеш китерделәр дә, Рүзилне җиде елга утыртып куйдылар. Бу гаилә берьюлы ике улын да югалтты: берсен күмде, икенчесен төрмәгә алып киттеләр, дип сөйли Асия ханым.

Нишләп әти төрмәдә утырырга тиеш, үзем утырам

Җәза мөддәтен егет Татарстанның Менделеев шәһәрендәге 10нчы төзәтү колониясендә үткән. Туганнары белән телефоннан сөйләшкәндә "нәрсә өчен утырам инде мин – бер гаепсез килеш", дип еш әйтә торган булган. "Бездә утыручыларның 70 процентын монда гаеп ягып тыкканнар, алар да минем кебек кылмаган җинаятьләре өчен утыра", дип сөйли торган булган.

Былтыр октябрьдә Рүзил Мөдәрисовның ирегеннән мәхрүм ителүенә өч ел тулган. Шул вакытта ул туганнан туган энесенә сугышка китүе турында хәбәр иткән. WhatsApp аша аудиоязма яздырып җибәргән. "Мин сугышка китәм. Барыбер мине монда вакытыннан алда чыгармаячаклар, абыйны үтермәвемне беләсез, җиде ел утырасым килми. Беренче этапта алып киткәндә хәрби күнегүләр уздырачаклар, икенче-өченче этапта сорап та тормаячаклар, болай гына алып чыгып китәчәкләр. Борчылып тормагыз, ярлыкау бирәчәкләр, 2023 елда язын чәчү вакытына кайтам, боерган булса күрешәбез", дигән ул.

—Бу язманы тыңлаганда төрле фикерләр туды. Мәҗбүри җибәрмиләр микән, сорап та тормаганнардыр, дип тә уйладык. Чөнки Рүзил төрмәдә чагында әнисе аңа "берүк сугышка бара күрмә", дип әйтеп килә иде. Мин аның белән бергә киткән бер егет белән аралаштым, "иреккә чыгуыгызны көтеп шыпырт кына утырырга, сугышка бармаска ярамый иде мени соң", дим. "Бездән сорап тордылар мени", диде ул. Әмма Рүзил мәҗбүри җибәрсәләр дә, моны беркайчан әйтмәс иде. Аның үз теләге белән китүенә ышанып бетмим, төрмәләрне шулай бушаталардыр дип уйлыйм. Рүзил былтыр октябрьдә китте. Быел 17 апрельдә җәсәде генә кайтты", дип сөйли Асия ханым.

Сугышка киткәч Рүзил Мөдәрисовка "Сагис" кушаматы бирелгән. Аны башка "вагнерчы"лар белән бергә Украинаның Бахмут шәһәрен алырга җибәргәннәр. Русия гаскәре бу шәһәрне алу өчен инде берничә ай тырыша, әмма ниятләре авырдан бара, Украина гаскәре бирешми - әле дә шәһәрнең көнбатышын контрольдә тота. "Вагнер" хуҗасы Евгений Пригожин Бахмутны алу һөҗүме октябрьдә үк башлануын әйтте.

Фронтта булган берничә ай эчендә Рүзил Мөдәрисов яраланып Луһанскида һоспиталдә дә яткан. Башында, аякларында яралары булган. Бу хакта туганнарына белдермәгәннәр, егет үзе дә сөйләмәгән. Моны Менделеев колониясеннән аның белән бергә фронтка җибәрелгән Әлмәттәге башка тоткын – Илья (исеме үзгәртелде) сөйли. Сүз уңаеннан, Илья үзе сугыштан кулсыз кайткан, шуңа кире алынмаячак. Кире төрмәгә дә җибәрмәячәкләр – вәгъдә ителгән ярлыкау бирелгән.

"Миндә булган мәгълүматка күрә, Менделеев төрмәсеннән "Вагнер" белән сугышка 134 тоткынны җибәргәннәр, дип сөйли Асия ханым Азатлыкка, - Алар сугышка октябрьдә китте, алты айдан соң, 12 апрельдә ярлыкау алып кайтырга тиеш иделәр. Рүзил гел җаен табып, атнага бер тапкыр әнисенә шалтыратып торырга тырышты. Ул артыгын сөйләмәгән, кайда булуларын, нишләп йөрүләрен әйтергә ярамаган аларга. Ант биргәннәр чөнки. Ул гел "Бар да әйбәт" дию белән генә чикләнгән. 2 февральдән соң Рүзил элемтәгә чыкмый башлады. Хәбәре булмагач, туганнары да, мин үзем дә "Вагнер" төркемнәрендәге һәлак булучылар исемлегеннән Рүзилне эзләдек, ул бернинди исемлектә дә юк иде. Туганнары аны бәлки 12нче апрельдә кисәтмичә кайтып керер дип, өметләнеп көтте. 13 апрельдә дә кайтмагач, нәрсәдер булганын сизендек, ди Асия ханым.

13 апрельдә Мөдәрисовлар гаиләсе белән "Вагнер" вәкиле Сергей дигән кеше элемтәгә чыга. Рүзилнең 24 февральдә Бахмут янында барган бәрелешләрдә үлүен әйтә.

Менделеев колониясеннән киткән 134 кешенең 20ләбе генә исән кайткан

— Менделеев колониясеннән киткән 134 кешенең 20ләбе генә исән кайткан. Рүзилнең табутын 16 апрельдә кичке сәгать тугызда кайтардылар. Аларны кеше күрмәсен, ажиотаж башланмасын дип, төнлә генә йөртәләр ахрысы. Азнакай моргына калдырдылар. Аннан соң "вагнерчы"ларның табутлары Уфага, Белоретка китте. Минем дә, туганнарының да бу табутта Рүзил булуына ышанасыбыз килми. Бәлки үз күзебез белән күрмәгәнгәдер - табутны ачтырмадылар, жетонын бирмәделәр. Әмма туганнарын табутта Рүзил булуына ышандыралар. Аны 17се көнне җирләделәр дә, әнисе Рүзилнең документларын тапшыру өчен "Вагнер"ның Самардагы конторына китте. Аңа үзе үлгәннән соң медаль бирергә вәгъдә иттеләр. Самарга баргач, әнисе бәлки улым исәндер, дигән. Әмма аңа "сугышта алгы сафта йөрүчеләр өерләре белән керми, аларны бармак белән генә санап була, биш-алты кешелек төркемнәр белән йөриләр. Шуңа күрә бер-берсен беләләр, улыгыз үлде", дигәннәр. Бахмум янында "Вагнер"ның сугышчылары күп үлде – исемлекләрен карап барам бит. 24 февральдә, Рүзил үлгән көнне генә дә, анда йөзләп кеше үлгән, санап бетергесез. Шул бер Бахмутны да ничә айлар ала алмыйлар инде, дип сөйли Асия.

Рүзилне күмәргә район җитәкчелеге дә, хәрби комиссариаттан да килгәннәр. Аны соңгы юлга озатырга биш йөзләп кеше җыелган. Икенче улларын да югалту хәсрәтен әтисе Расих һәм әнисе Рәмилә авыр кичергән. Әнисе хастаханәгә эләккән. Хәзер Мөдәрисовларның ике баласы да юк.

Рүзил үлгәндә 26 яшь була. 27 яшенә нибары бер ай калган: 18 мартта туган көнен каршыларга тиеш булган. "гаепсез килеш төрмәгә кереп, гаепсезлеген дәлиллим дип, сугышта үлеп кайтты. Гаделсез үлде бала", ди танышлары. Аның белән бергә сугышта булган башка бер тоткын исә, соңгы айларда Рүзилнең бик ябыгуын сөйләгән. "Вагнер"чыларга көненә еш кына көнгә бер литр ярым су гына бирделәр, юньләп ашарга да булмады, дип аңлаткан ул.

Азнакайда бөтен җирдә сугышка контракт рекламы эленеп тора

— Болар бит төрмәдән җибәрелгән, болар мобилизацияләнүчеләр түгел, аларга кешегә караган кебек тә кармаганнардыр. Шулай булмаса, ник сугышның иң каты барган урыннарына, алгы сафка "Вагнер"ны кертәләр? Менә хәзер "вагнерчы"лар бетте: үләсе үлде, кайсы гарип калды, кайсы ярлыкау алып китте, хәзер менә контракт белән хезмәт итәргә кеше җыялар. Азнакайда бөтен җирдә шул контракт рекламы эленеп тора. Районда бюджет оешмада эшләүчеләрне дә хәрби комиссариатка чакыртып, контракт белән сугышка барырга үгетлиләр, шәхсән беләм. Мәҗбүриләмиләр, әмма тәкъдим итәләр. Ипотекаңны түләргә акча булачак дип, кешене аңгырайталар. Бездә халык сарык бит, ышанып баралар, дип сөйли Асия ханым.

Моңарчы "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте Украинада һәлак булган сугышчыларының гаиләләренә кәгазь акчалар белән бишәр миллион сум акча түли, шулай ук аларны күмүгә 100 мең сум бирә, дип хәбәр ителгән иде. Кагыйдә буларак бу акчаларны кеше йөрми торган урында яки кунакханә бүлмәсендә куратор тапшыра, очрашкач ул бары тик исемен генә әйтә диелде.

Танышы әйтүенчә, Рүзилнең гаиләсенә әлегә биш миллион сум бирүче булмаган. Тик ул оешма вәкилләре акчаларны кулдан бирүен раслый. Әйтик егет "Вагнер"да Украинага каршы сугышуы өчен аена 120 мең сум тирәсе алган. Кайбер айларда тагын да әзрәк. Әмма хезмәт хакы картына күчмәгән, туганнарына бу акчаны Ижау шәһәрендә очрашып, "Вагнер" вәкиле бирә торган булган. Шулай ук аны җирләү өчен 100 мең сум акчаны да кулдан биргәннәр.

"СУГЫШНЫҢ НӘРСӘ ӨЧЕН БАРУЫН АҢЛАМЫЙБЫЗ"

Асия ханым, Азнакайда яшәүчеләрнең кәефләре ничек, Русиянең Украинага каршы сугыш алып баруын ничек кабул итәләр?

— Башка шәһәрләрне белмим, үзебезнең Азнакай районында халык агрессивланды. Урамга чыгасың, халыкның йөзендә елмаю күрмим. Кем белән сөйләшә башлама, сугышка кереп китәсең. "Кайчан бетә инде бу, нәрсә өчен инде бу", дигән сораулар күп, халык кабат мобилизация башланудан курка. Көн дә мәетләр кайта, бу хәзер бөтен кешене дә куркыта.

Азатлык хисабына күрә, Украинадагы сугышта Азнакай районыннан кимендә 7 кеше һәлак булган.

Ә бит сугыш сентябрьдә, мобилизация игълан ителгәч кенә башланмады, Русия Украинага былтыр 24 февральдә үк һөҗүм иткән иде. Ул чакта да мондый курку бар идеме?

— Бик күп кеше 24 февральдә нәрсә булуын белмәде, аңламады. "Махсус хәрби операция" диделәр. Сугыш икәнен мобилизация игълан ителгәч кенә аңладык. Теге китә икән, бу китә икән дигән сүзләр ишетелә башлагач кына...

— ​Русия бу һөҗүмендә Украинаның Луһански, Донецки, Запорожье һәм Херсон төбәкләрен басып алды. Аларны аннексияләп Русиягә кушып куйдылар. Русия кешесе буларак, моны ничек кабул иттегез?

Беркем аңлата алмый ник барганын сугышның

— Миңа кирәкме соң ул әйбер? Мин аңа сөенмим дә көенмим дә. Сугыш нәрсә өчен барганын аңламыйбыз без. Теге як та үлә, безнекеләр дә. Беркем аңлата алмый ник барганын сугышның. Танышларым арасында белгәнрәк кешеләрдән дә сораштырып карадым, нәрсә өчен бара соң бу сугыш дим. Җавап бирә алмыйлар. "2014 елдан бирле бара бит инде ул сугыш", дип кенә әйтәләр. Ә без нишләп белмәгәнбез соң аны сугыш баргач? Нәрсә сугыштырабыз соң монда?

Белешмә: Украинаның 4 төбәген аннексияләү

  • 2022 елның 23-27 сентябрендә Русия Украинаның басып алынган Донецки, Луһански, Херсон һәм Запорожье төбәкләрендә Русиягә кушылу турында "референдум" дип аталган канунсыз чаралар уздырды.
  • Оккупацион хакимиятләр тавыш бирүчеләрнең күпчелеге Русиягә кушылуны сайлады дип игълан итте.
  • 30 сентябрьдә Русия президенты Владимир Путин Украинаның Донецки, Луһански, Херсон һәм Запорожье төбәкләрен аннексияләү – Русиягә кушу турында килешүләр имзалады.
  • Украина һәм башка күп кенә илләр бу канунсыз тавыш бирүләрне "ялган референдумнар" дип атады, алар Русия тарафыннан бу төбәкләрне оккупацияләү, хәрби хәрәкәтләр башкару һәм сугыш җинаятьләре кылу шартларында уздырылды, бу дәүләт кануннарына һәм халыкара нормаларга каршы килә дип аның нәтиҗәләрен танымаячагын белдерде.
  • 2014 елда Русия шушы рәвештә Кырымны аннексияләгән иде.

— ​Сезнең танышыгыз Рүзил Мөдәрисов Украинага каршы "Вагнер" белән сугышырга киткәч һәлак булган. 4 май көнне "Вагнер" җитәкчесе Евгений Пригожин коралларны җитәрлек бирмәүләрен, шуңа үлемнәрнең күп булуын әйтте. Ул түрәләрне гаепләде. Аның әлеге мөрәҗәгатен ничек кабул иттегез?

— Безгә боларны ишетү бик авыр. Рәнҗү хисе бар. "Вагнер" коралларның бирелмәве турында беренче тапкыр гына әйтми, гыйнварда да шундый белдерү ясаган иде. Димәк безнекеләр "Русияне яклыйм" дип, таяк тотып сугышкан була түгелме? Рүзил дә шулай сугышкан димәк. Корал җитмәсә дә, аларны алгы сафка җибәргәннәр. Җитәрлек корал булмагач нәрсәгә сугышырга кертәсең, нәрсәгә сугышасың? Күпме кешенең балалары тагын кайдадыр аунап үлеп ята, алар да Рүзилнең әти-әнисе кебек көтәчәк, алар да бу балаларның үлүен берничә айдан соң гына беләчәк.

  • Вагнер хосусый хәрби ширкәте" – Русиянең рәсми булмаган хәрби бүлекчәсе, ул хәрби оешмалар балансында да, юридик затлар реестрында да тормый, әмма журналист тикшерүләре мәгълүматларына күрә, аның сугышчылары Сүриядәге хәрби чараларда һәм Украинаның көнчыгышындагы низагта катнашкан. Шулай ук аларның берничә Африка илендә дә эшләве хәбәр ителгән иде. Кайбер илләрдә "Вагнер" җинаять төркеме дип танылган.
  • Русия кануннары хосусый хәрби ширкәтләр эшчәнлеген тыя. Хакимиятләр "Вагнер" сугышчыларын ихтыярилар дип атый.
  • "Вагнер"ның ярлыкау алган хәрбиләре арасында җинаятьчел төркем оештыручылар, үтерүчеләр булуы да ачыкланды.
  • Шулай ук алар арасында 87 яшьлек әбисен үтергән Татарстан кешесе дә бар иде. Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков Украинага каршы сугышкан тоткыннарны аклау – Русия кануннарына ярашлы башкарыла дип белдерде.
  • 4 май кичендә Пригожин корал җитмәү турында белдереп видео чыгарды. Пригожин "Вагнер" 10 майда Бахмуттан китәчәк дип белдерде. Әлеге урыннарны Русия саклану министрлыгына тапшырабыз диде. Китүнең сәбәпләре дип корал җитмәү һәм югалтуларның зур булуын атады.
  • 7 майда ясаган белдерүендә, якшәмбе кичендә Бахмуттагы һөҗүмне дәвам итү өчен җитәрлек күләмдә корал вәгъдә ителүен әйтте. Моннан тыш, Пригожин сүзләренчә, генерал Сергей Суровикин "Вагнер" белән Русия саклану министрлыгы арасында арадашчы булачак.
  • Украинадагы сугышта үлүче Татарстан һәм Башкортстан кешеләре исемлегендә соңгы атналарда "Вагнер" сугышчылары исемнәре артта. Бу хәл бигрәк тә Башкортстанда сизелә. Безнең хисапка күрә, Башкортстаннан бу сугышта кимендә 431 кеше һәлак булган, шулардан кимендә 110 кеше - вагнерчылар.

Белешмә: Вагнер төркеме

Вагнер төркеме (ингл. Wagner group) — рәсми булмаган кораллы оешма, медиада еш кына Русиянең хосусый хәрби компаниясе ("ЧВК Вагнера", "ЧВК "Вагнер") дип атала. 2014 елдан бирле Украинада, аннары Сүриядә хәрәкәт иткән. 2017 елда АКШның санкцияләр исемлегенә кертелгән. Әлеге исемлектә ул PMC Wagner исеме белән "Украина сепаратистлары" бүлегенә кертелгән. 2021 елда Европа берлеге дә төркемгә каршы санкцияләр кертте. Төркем башында Русия президенты Владимир Путинның пешекчесе саналган Евгений Пригожин тора. "Вагнер" — төркем командирларының берсе — Дмитрий Уткин кушаматы.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.

XS
SM
MD
LG