Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия думасына туган телләрдән БДИ бирү турында канун өлгесе кертелде. Белгечләр моннан ни көтә?


Русия думасына туган телләрдән Бердәм дәүләт имтиханы бирү турында канун өлгесе кертелде. Белгечләр моны уңай яктан бәяли, әмма канун өлгесенең шушы рәвештә кабул ителәчәгенә шик белдерә.

Русия думасына туган телләрдән Бердәм дәүләт имтиханы (БДИ, русчасы - ЕГЭ) бирү мөмкинлеге турында канун өлгесе кертелде. Аны Башкортстан Корылтае депутатлары һәм Русия думасына Башкортстаннан сайланган Эльвира Әиткулова тәкъдим итте.

Канун өлгесе думада теркәлде. Парламент якынча хуплаган очракта, ул төбәкләргә юлланачак һәм думада беренче укылышта каралачак. Канун өлгесе Русия депутатлары тарафыннан кайчан өйрәнелә башлаячагы әйтелми.

Моңа кадәр Башкортстан парламенты "Русия Федерациясендә мәгариф турындагы" федераль канунга үзгәрешләр кертү тәкъдимен әзерләде.

Думага кертелгән канун өлгесендә ике төп тәкъдим турында әйтелә. Беренчесе – милли компонентлы мәктәпләрне аерым муниципаль җирлекләргә беркетмәү, ягъни шәһәрнең теләсә-кайсы почмагыннан килеп белем алу хокукына ия булу. Шунда ук милли мәктәпләрнең низамнамәсенә укыту теле турында белешмә язуны сорыйлар. Икенче тәкъдим – туган телләрдән һәм туган әдәбияттан БДИ тапшыру хокукы бирү.

Канун өлгесенең аңлатмасында язылганча, бүген туган телләрдән Бердәм төбәк имтиханын (БТИ, русчасы - ЕРЭ) тапшыру бернинди нәтиҗәгә дә китерми.

"Туган телләрдән Бердәм төбәк имтиханнары нәтиҗәләре югары уку йортларына, хәтта махсус белгечлек буенча укырга кергәндә дә исәпкә алынмый. ГИА-11 (Дәүләт йомгаклау аттестациясе) үткәрүнең яңа нормасы туган телдән һәм туган әдәбияттан БДИ тапшырырга ярдәм итәчәк, аның нәтиҗәләре белән югары уку йортына укырга кереп булачак", диелә канун өлгесе аңлатмасында.

Мәрҗани исемендәге Тарих институты мөдире урынбасары, институтның Милли мәгариф тарихы һәм теориясе үзәге мөдире Марат Гыйбатдинов әлеге тәкъдимне хуплап каршы алган, ләкин канунның әлеге рәвештә кабул ителүенә шикләнеп карый.

Марат Гыйбатдинов
Марат Гыйбатдинов

"Мин бик оптимист түгел. Әлегә канун өлгесе кертелү белән ул шундук кабул ителми. Бездә кануннарны кабул итүдә бер үзенчәлек бар – ул парламентка бер формада керә һәм аңа төрле төзәтмәләр кертеп асылын тәмам үзгәртеп бетерергә мөмкиннәр. Шуңа да аның соңгы варианты ничек буласын карарга кирәк. Киресенчә, ул барлык уңай тәкъдимнәрне инкарь итеп кабул ителүе дә ихтимал", ди ул.

Әгәр канун хәзерге рәвештә кабул ителсә, бу милли мәгариф алдында торган ике мәсьәләне хәл итәргә ярдәм итәчәк, ди Гыйбатдинов.

Әлеге тәкъдим милли мәктәпләрне, балалар бакчаларын аерым районга беркетүдән азат итә

"Әлеге тәкъдим милли балалар бакчаларын, мәктәпләрне аерым районга беркетүдән азат итә. Бу зур проблем. Бүген милли бакча йә мәктәп шул микрорайонда яшәүче барлык балаларны да кабул итәргә тиеш. Шәһәрдә бер милләт тә аерым укмашып яшәми. Шуңа күрә бу вазгыять милли мәктәпләрнең йөзен югалтуга китерә. Канун өлгесе кабул ителсә, бу проблемны хәл итәргә булышачак.

Бүген шундый вазгыять – әгәр дә син яшәү урынына карап татар мәктәбенә киләсең икән, рәсми рәвештә татар телен өйрәнергә тиеш түгел. Мин башка телне сайлыйм дип әйтә аласың. Ә менә бу канун өлгесе нигезендә милли мәктәпләр әлеге системнан бераз читкә китә. Татар йә башкорт мәктәбенә килгән бала бу мәктәпнең телен, програмнарын кабул итәргә риза була дигән сүз. Әгәр дә башка телләрне өйрәнергә теләсә, укучы башка мәктәпкә бара", диде ул.

Марат Гыйбатдинов сүзләренчә, туган телләрдән БДИны тапшыру хокукы бирелү зур мөмкинлекләр тудыра, шул ук вакытта дәүләт имтиханын тапшыруга ихтыяҗ зур булмас дип саный ул. Мисал өчен, быел Татарстанда 9нчы сыйныф укучыларының 3,8% гына туган телдән дәүләт имтиханын сайлады.

"Канун өлгесендә мөмкинлек тудыру турында сүз бара. Бу безне ата-аналар белән эшләүдән азат итми. Хәзер дә Татарстанда туган телләрдән имтиханнар биреп була. Әмма аларның күпмесе бу фәнне сайлый? Әгәр канун өлгесе шушы рәвештә кабул ителсә дә, татар теленнән БДИны күпме бала тапшырыр? Бу бик зур сорау", ди ул.

Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Рамил Төхвәтуллин сүзләренчә, республика парламентында әлеге канун өлгесе турында фикер алышу булмаган. Ул әлеге тәкъдимне хуплый. Шул ук вакытта укыту сәгатьләре арткан очракта гына БДИ кертү нәтиҗәле булачак дип саный ул.

Рамил Төхвәтуллин
Рамил Төхвәтуллин

"Бүгенге көндә туган телләрне укыту сәгатьләре котычкыч дәрәҗәдә киметелгән, әйтик, бер сәгатькә калган. Мәсәлән, без Башкортстанның башкорт гимназиясендә булдык. Алар сыгылмалылык, хәйләкәрлек белән башкорт телен биш сәгатькә кадәр укыталар. Татарстанда да тырыша-тырыша укыту сәгатьләрен озайталар. Тулаем алганда, мин сезгә төгәл җавап бирә алмыйм. Әгәр дә федераль стандартларга үзгәрешләр кертергә теләсәләр, ул гомум канун булырга тиеш. Аңа кадәр ул безгә (төбәк парламентларына) таралырга, без йә хуплап, йә хупламыйбыз дип җавап бирергә тиеш. Әлегә бу тәкъдимне күрмәдек. Шуңа күрә абстракт рәвештә мин берничек тә җавап бирә алмыйм.

Әгәр дә ана теле бер генә сәгать укытылса, укучы ничек БДИ бирә ала – бу күп сорау уята

Әлбәттә, бу уңай тәкъдим. Бездә, милли республикаларда даими рәвештә үз хокукларыбызны якларга дигән юнәлеш саклана. Ләкин бу тәкъдим бүген ни кадәр ярдәм итә ала? Бу турыдан-туры укыту сәгатьләре белән бәйле. Әгәр дә ана теле бер генә сәгать укытылса, ул ничек БДИ бирә – бу күп сорау уята. Әлеге тәкъдим ни дәрәҗәдә уйланылган, эшкәртелгән? Монда минем сорауларым шактый. Укыту сәгатьләре, сыйфат һәм имтихан бирерлек дәрәҗәдә әзерлек. Димәк, аның сәгатьләре һәм нәтиҗәсе булырга тиеш. Бу тәкъдим буларак йөрәкне җылыта. Нинди механизм тәкъдим итәләр – икенче мәсьәлә", ди ул.

Төхвәтуллин милли мәктәпләрне аерым районга беркетмәүне тормышка ашырып була, дип саный.

"Бу мәсьәлә кызык һәм зур мәгънәгә ия. Әмма шигем бар. Әгәр дә мәктәп яшәгән урынга бәйләнгән икән, димәк, әлеге канунны да үзгәртергә кирәк булачак. Бу кануни яктан бик бормалы. Минемчә, әлеге максатка ирешергә була. Башкортстанда башкорт телендә милли компонент булган мәктәпкә теләсә-кайсы адреста яшәгән балаларны җыялар икән, бәлкем моны гамәлгә ашырып булыр. Бу бездән чыккан тәкъдим түгел. Безнең бу мәсьәләдә сөйләшкән дә юк. Канун өлгесе комитетка юллангач, аны тирәнтен өйрәнәчәкбез. Безнең хәзер ялгышырга хакыбыз юк", диде ул.

БДИны урыс телендә генә тапшыру мәҗбүр ителгәннән соң, мәктәпләрдә милли телләрдә укучылар предметларны урыс телендә укытуны сорый башлады. Татарстанда әлеге мәсьәләне башлыча активистлар күтәреп килде.

2020 елда Татарстан президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе эш планына татар телендә имтихан биргән өчен БДИ нәтиҗәләренә өстәмә баллар бирү тәкъдим итүне дә кертте. Әмма бу тормышка ашмады.

Узган ел Русия фәннәр академиясе академигы Роберт Нигъмәтуллин БДИны ике телдә тапшыру хокукы бирергә тәкъдим итте.

Роберт Нигъмәтуллин
Роберт Нигъмәтуллин

"Сорауларның 60 проценты рус теле һәм әдәбиятыннан, 40 проценты – татар теле һәм әдәбиятыннан булырга тиеш. Хәзер кешеләр үз балаларын татар мәктәбенә җибәрергә курка, чөнки имтиханда балларны аз җыяр дип уйлый. Шуңа күрә урыс мәктәбенә бирүне кулай күрә. Хәзер бөтен авыллар Мәскәү каналларын карый. Бу да телгә ихтыяҗны киметә. Ә аны саклар өчен халыкны көчләп укытырга кирәк", дип сөйләгән иде ул Азатлыкка.

2017 елга кадәр республикадагы барлык 9нчы сыйныф укучылары татар теленнән мәҗбүри аттестация тапшырып килде. 2018 елда ул Мәскәү басымы астында бетерелде.

"Бишенче мәҗбүри имтихан баланың хокукларын бозу була, шуңа күрә быел аз гына үзгәрешләр кертелде. Белгәнегезчә, безне Рособрнадзор да, прокуратура да тикшерде", дип сөйләгән иде ул вакытта Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары булган (хәзер министр - ред.) Илсур Һадиуллин.

Быел Татарстанда 9нчы сыйныфны тәмамлаган укучыларның 3,8 проценты гына туган телдән Төп дәүләт имтиханын сайлаган. Сынауны барлыгы 1 371 укучы узган, шуларның 1 263 татар телен, 73 – чуаш, 21 удмурт, 14 укучы мари телен сайлаган. Узган ел Татарстанда 9нчы сыйныфны тәмамлаган 789 укучы туган телдән төп дәүләт имтиханын тапшырган, 2020 елда – 1 600 укучы сайлаган.

  • Русиядә милли телләрне мәктәпләрдә укыту мәсьәләсе 2017 елның җәендә Владимир Путинның "ана теле булмаган телне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл" дигән сүзләреннән соң кискенләште. Шул елның көзендә прокуратура мәктәпләрне тикшерде һәм милли телләрне мәҗбүри укыту програмыннан алуны таләп итте.
  • Республика Дәүләт шурасы бертавыштан Татарстан дәүләт теленең ирекле укытылуы өчен тавыш бирде. 2018 елда Русия думасына милли телләрне ихтыяри укыту турында канун кабул ителде. Хәзер татар телен өйрәнү өчен укучыларның ата-аналары гариза язарга тиеш.
  • Татар телен мотлак укыту туктатылганнан соң, Татарстан мәктәпләрендә татар телен сайлаучылар елдан-ел кими бара. 2017 елда укучылар арасында татар телен сайлаучылар саны 69 процент тәшкил иткән булса, 2020-2021 уку елында ул 65 процентка төшкән. Казанда тел мәсьәләсе тагын да кискенрәк. Соңгы елларда башкалада татар телен өйрәнүчеләр саны 10 процентка кимеде.
  • 2022 елның 1 сентябрендә гамәлгә керәчәк яңа федераль белем бирү стандартларына (ФГОС) күрә, татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү хокукы бирелә. Аны шулай ук ата-ана гаризасы белән өйрәнеп булачак.

Татар теленә басым. 2017 ел

  • 20 июль Русия президенты Владимир Путин Йошкар-Ола шәһәрендә узган милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында урыс теленнән кала башка телләрне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл дигән белдерү ясады
  • 28 август Русия президенты баш прокуратура һәм Рособрнадзорга төбәкләрдәге мәктәпләрдә урыс булмаган халыкларның телләре ихтыяри укытылуын тикшерергә күрсәтмә бирде. Бу күрсәтмәдән соң социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда Татарстан мәктәпләрендә татар телен өйрәнүдән баш тартып була, моның өчен гариза тапшыру кирәк дигән өндәмәләр тарала башлады
  • 7 сентябрь Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында Татарстан мәктәпләрендә татар телен укытуга бәйле аңлатма дөнья күрде. Бу аңлатмада татар телен укыту канун нигезендә башкарыла һәм аны укудан баш тартуга чакыру канунга каршы килә диелде
  • 8 сентябрь интернетта һәм социаль челтәрләрдә Татарстан мәктәпләрендә татар телен мәҗбүри укытуны хуплап берничә флешмоб, татар телен яклап өндәмәләр һәм язмалар чыга башлады. Татар телен мәктәпләрдә мәҗбүри укытуны таләп иткән "Татар ата-аналары" төркеме оешты, берничә көн эчендә анда ике меңнән артык кеше җыелды
  • 11 сентябрь Татарстанның урыс мәдәнияте җәмгыяте һәм урыс телле ата-аналар һәм укучыларны яклау комитеты Русия баш прокуратурасына Татарстанда урыс һәм татар телләрен укытудагы хокук бозуларга зарланып документлар җибәрде.
  • 15 сентябрь Татар ата-аналары Русия президеты Путинга Русия Конституциясендә төбәкләргә үз дәүләт телләрен булдыру хокукы бирелүен искәртеп ачык хат юллады​. Бу хатка меңнән артык имза җыелды
  • 20 сентябрь Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков Татарстан ата-аналарыннан мәктәпләрдә татар телен укытуны саклап калу турында бернинди хат та алмауларын белдерде
  • 21 сентябрь Татар язучылары Татарстанда телләр балансын бозмауны, республика мәгариф министрына Русия һәм Татарстан кануннары кысаларында үз вәкаләтләрен башкарырга рөхсәт бирүне сорап мөрәҗәгать юллады
  • 2 октябрь Татарстан прокуратурасы райондагы прокурорларга мәктәпләрдә туган телләрне һәм дәүләт телләрен укытуга бәйле тикшерү уздырырга кушты
  • 17 октябрь милли мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләренең "Мәгариф" берлеге татар теленнән баш тартмауны сорап, ата-аналарга мөрәҗәгать чыгарды
  • 22 октябрь Миңнехановның социаль челтәрдәге битләренә татар теле язмышы турында сораулар, аны саклап калу хакында ялварулар агылды
  • 23 октябрь Бөтендөнья татар конгрессы татар теленең дәүләт статусын сакларга чакырып белдерү бастырды​
  • 24 октябрь Татар теле укытучылары татар телен яклауны сорап Татарстан депутатларына мөрәҗәгать итте
  • 24 октябрь Татар җырчылары телне яклап Казанда флешмоб оештырды
  • 24 октябрь Казанда узган киңәшмә​дә "компромисс вариант" тәкъдим ителде: татар телен 1-9нчы сыйныфта мәҗбүри, 10-11дә ихтыяри итү​
  • 26 октябрь Татарстан ​Дәүләт шурасы утырышында ана телен мәктәпләрдә укыту мәсьәләсе күтәрелде
  • 27 октябрь татар теле укытучыларын эштән алу турында хәбәрләр килә башлады
  • 5 ноябрь Татарстан прокуратурасы Татарстан мәгариф министрлыгы тәкъдим иткән яңа укыту планын да ("компромисс вариант") канунсыз дип кире кагарга таләп итте
  • 8 ноябрь Татарстан парламенты утырышында Мәскәү белән компромисска ирешү –​татар телен дәүләт теле буларак атнасына ике сәгать калдыру турында әйтелде
  • 24 ноябрь Путинның Идел буендагы вәкиле Михаил Бабич Казанга килгәч, республика дәүләт телен өйрәнүгә ике сәгатькә кадәр вакыт бирү мөмкинлеге каралган методик күрсәтмәләр әзерләнүе турында әйтте.
  • 29 ноябрь Дәүләт шурасы утырышында Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков татар теленең бары тик ихтыяри укытылачагын белдерде.
  • 4 декабрь Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттаховның вазифасыннан китүе, аның урынына Дәүләт шурасы депутаты Рәфис Борһановның билгеләнүе хәбәр ителде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG