Accessibility links

Кайнар хәбәр

Якут кызы тел өйрәтүдә бер бакчада башлаган эшен бар республикага җәелдермәкче


Анастасия Поликарпова балалар бакчасында
Анастасия Поликарпова балалар бакчасында

Якут теленә өйрәтү максатында үзе әзерләгән видеодәресләрнең балаларга тәэсирен күргән Анастасия Поликарпова бу эш белән фәнни нигездә һәм киңрәк күләмдә шөгыльләнә башлаган.

Сентябрь азагында "За языки РФ" берләшмәсенең чираттагы онлайн конференциясе узды. Телләрне саклауга багышланган инициативаларын бу юлы мәктәп укучылары һәм студентлар тәкъдим итте. Азатлык конференциядә яңгыраган татар проектлары – Батырхан Шәйхетдиновның әзерләгән "Татарча-русча сүзлекләр өчен электрон тышлык", Тәлгать Хөснетдиновның "Татар электрон китабы" турында язган иде инде. Бу юлы Ломоносов исемендәге Төньяк (Арктик) федераль университетының тарих факультетында беренче курста укучы саха кызы Анастасия Поликарпова белән аның тугызынчы сыйныфтан башлап саха телен популярлаштыруга багышланган фәнни тикшеренү белән шөгыльләнүе турында сөйләштек.

Анастасия, сез чыгышыгызда видеоконтент булдыру гына түгел, тулы бер эзләнү, сораштыру, ягъни фәнни тикшеренү турында сөйләдегез. Мәктәп укучысында шундый җитди проект идеясы каян туды?

Анастасия Поликарпова
Анастасия Поликарпова

— Мәктәптә укыганда минем лаеклы фәнни тикшеренү уздырасым килде. Теманы бик озак эзләдем, тугызынчы сыйныфка кадәр кайсын сайларга белмичә озак уйландым. Уку елы башланыр алдыннан миңа бер мәкалә эләкте, Төньяк-көнчыгыш федераль университет белән Себер федераль университеты бергәләп уздырган форсайт тикшеренү нәтиҗәләре тасвирланган иде анда. Әлеге тикшеренүнең сөземтәсендә рус теленең 2050 елга саха телен кысып чыгарачагы күрсәтелгән иде. Әлбәттә, туган телемнең патриоты буларак, мине бу тема шундук кызыксындырды, туган телне саклау һәм популярлаштыру ысуллары турында уйлый башладым. Сентябрьдә мәктәпкә килгәч, кемне фәнни җитәкче итеп сайларга дип уйладым – үземнең тел укытучысынмы, башка кешенеме. Башта бүтән укытучы янына килеп, миңа нинди дә булса темага чыгыш язарга кирәк, дидем. Ул телестудия түгәрәге җитәкчесе иде, һәм ул шунда ук туган телне саклау темасына язарга тәкъдим итеп мине шаккатырды. Фәнни җитәкчем буларак, ул башта китаплар темасын тәкъдим итте, әмма, сораштырулар уздыргач, видео форматына тукталдык. Чөнки икебез дә телестудия, видеомонтаж белән яхшы таныш. Ягъни телне белем бирүче видеороликлар аша популярлаштыру темасын сайладык.

Ул төсләрне истә калдыру җиңел түгел – балалар аларны да истә калдырган булып чыкты

Фәнни эшне өч ай эчендә башкарырга кирәк иде. Без календарь-тематик план төзедек. Беренче айда ук психология китапларын өйрәнә башладык, өстәмә анимация курсын уздык. Икенче айда видеолар ясый башладык, өченче айда видеоларны күрсәтергә рөхсәт алдык һәм беренче тәҗрибә уздырдык. Авылдагы энеләрем тәрбияләнүче бердәнбер бакчада атна дәвамында ике тапкыр төсләргә багышланган видеодәресне күрсәттек, соңыннан тәрбиячеләр белән рефлексия уздырдык. Гаҗәп, балалар төсләрне истә калдырган иде. Бездә кыһыл (кызыл) кебек гади төсләр бар, үрүҥ саарыал (кызгылт сары), хара саарыал (шәмәхә) кебек зурлар да белеп бетерми торган иң катлаулы төсләр дә бар, ул төсләрне истә калдыру җиңел түгел – балалар аларны да истә калдырган булып чыкты. Һәм без тикшеренүләрне шунда дәвам итәргә булдык. Унберенче сыйныфта үземнең телне популярлаштыру ысулларына видеоформат янына подкаст һәм стримнар өстәдем. Стримнарны без атна саен энеләрем белән зур булмаган аудитория өчен уздыра идек, үзара саха телендә аралаша идек, безне аларның дуслары карый иде. Бу үзебез өчен кызык, формаль булмаган ысул иде.

Кайсы платформаларда?

— YouTube һәм Good Game. Соңрак "мин стриминг белән шөгыльләнәм, бәлки, аны фәнни эшкә дә кертергә кирәктер дип, өстәргә булдым. Элек стримнарны энеләремнең дуслары гына караса, соңрак бу безнең зур гимназиябезнең кече төркемнәренә һәм Нам олысының (якут. Нам улууһа) башка мәктәпләренә дә таралды. Фәнни эш шартлары нигезендә, тикшеренү ниндидер аерым җирлектә (улуста) башланырга, соңрак республикага җәелергә тиеш – минем алдагы планнар шундый.

Ягъни сез тел темасы урынына теләсә кайсы башка теманы сайлый ала идегез? Мисал өчен, һава торышы, ниндидер һөнәрчелек турында? Мондый хезмәтләрне бөтен укучылар да башкарамы?

— Әйе, теләсә кайсы темага. Мәктәп укучылары өчен "Шаг в будущее" конференциясе, Бөтенрусия Леонардо фестивале, Менделеев, Лобанов конференцияләре кебек күпсанлы конференцияләр бар, аларда катнашып, вузга керер алдыннан өстәмә 20 балл җыйдым. Моңа өстәп, мин Саха республикасының Кече фәннәр академиясендә әгъза булып торам.

Мәктәптә саха теле ничек укытыла? Җитәрлек укытыла дип саныйсызмы?

— Әлеге фәнни мәкаләне укыганчы, мин барысы да яхшы дип уйлый идем. Янәсе, саха теле бөтен мәктәпләрдә укытыла. Бөтенесендә булмаса да, күбесендә. Рус мәктәпләре бар, саха мәктәпләре бар. Якутскида – республиканың башкаласында саха теле күпчелек мәктәпләрдә укытыла, шул ук вакытта тулысынча рус мәктәпләре дә бар. Якутскидан тыш утыз алты олыс бар, бу олысларда авыллар бик күп. Безнең олыста һәр авыл мәктәбендә саха теле укытыла иде. Тугызынчы сыйныфка кадәр безгә саха теле атнага өч тапкыр керә иде. Тугызынчы сыйныфны тәмамлаганда республикада эчке бердәм имтихан уздырыла, саха теленнән дә дүрт сәгатьлек йомгаклау эше язабыз. Бу бик формаль уза. Тугызынчы сыйныфта саха теле тәмамлана, имтихан билгесе тугызынчы сыйныф аттестатына да, унберенче сыйныфныкына да төшерелә. Унберне бетергәндә никтер тагын сахача инша яздыралар, аны ни өчен яздыруларын әйтә алмыйм – тугызынчы сыйныфта куелган билгене раслар өчен уздырылган очракта да, аттестатка куелган билге башка үзгәртелми инде.

Гаиләдә саха телендә сөйләшәсезме?

— Әйе. Без Нам олысында яшибез, гаиләдә үзара туган телдә аралашабыз. Мәктәптә дә дәресләр ярым русча, ярым сахача уза. Бездә саха теле юкка чыгып бару дәрәҗәсендә түгел, көнкүреш дәрәҗәсендә.

Якутиядә тел активлыгы чагыштырмача көчле – саха телендәге онлайн тел конференцияләрдә йөзәрләгән ата-ана катнаша, мәктәп балалары видеоуеннарны саха теленә тәрҗемә итә, фильмнар төшерелә. Тагын ни җитми дип саныйсыз?

— Мин үзем бу активлыкны тел темасына чумгач яхшырак күрә башладым. Бездә туган телдә эшләүче блогерлар бар, телеканаллар, цифрлаштырылган китаплар, башка проектлар күп, бу яңарышларны күзәтү бик рәхәт. Мәдәни чаралар җитми дип саныйм. Алар бар, әлбәттә. Мәсәлән, "Аттаах айан" дип аталган атлы тур бар, аны бик шәп кеше оештыра – әлеге экскурсия Манчаары исемле саха каһарманы маршруты буйлап уза. Хәзер Олоҥхоны тыңлау чаралары уза – кешеләр килә дә Олоҥхо тыңлый. Менә шундый чаралар күбрәк кирәк дип саныйм.

"Әйдә! Online" проекты

Азатлык радиосы 2018 елдан бирле татар телен өйрәнүчеләр өчен ​"Әйдә! Online" проектын алып бара.

Проект кысаларында татар телен башлангыч дәрәҗәдән өйрәнү, аудиокурс, адаптацияләнгән әдәби текстлар, грамматика дәресләре, файдалы материаллар, сынаулар һәм уеннар һәм башка кызыклы контент тәкъдим ителә.

Бу материаллар социаль челтәрләрдә таратыла: Вконтакте, Telegram, Instagram, Тикток һәм Instagram.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG