Хөкем карарын игълан иткәннән соң, мәхкәмә залында Надыйр Хәйруллинны сак астына алдылар, дип яза Татар-информ.
Тикшерүчеләр фаразлавынча, депутатның дусты Альберт Кәримов Менделеев урамында төзегән таунхаусларны канунилаштыру өчен ярдәм сораган. Алар шәһәр төзелешенә рөхсәт бирү идарәсе башлыгы Альберт Салиховка 24 миллион сум акча тапшырырга җыенганнар.
Кәримов сүзләренчә, депутат акчаны алган, әмма вәгъдәсен үтәмәгән. Ул Надыйр Хәйруллинны хөкемгә тартырлар һәм ул акчаны кире кайтарыр дип өметләнә.