Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллы коммунистларының да хакимияткә таләпләре йомшый бара


Урам җыенында катнашучылар
Урам җыенында катнашучылар

Русия коммунистлары фиркасенең Чаллы бүлеге уздырган урам җыенында якынча 50-60 кеше катнашты. Чыгышларда хакимияткә карата бернинди тәнкыйть булмады, таләпләр генә яңгырады.

Чаллыда татар милли хәрәкәтенең соңгы тапкыр кайчан урам җыены уздырганы инде онытылган да. Татарлар инде күптәннән пикетлар уздыру белән генә мәшгуль. Аларына да рөхсәтне зур авырлыклар белән генә алалар. Ә менә Русия коммунистлары фиркасе әледән-әле каршылык чаралары үткәреп тора. Күзәтүләргә караганда, аларның да бүгенге хакимиятләргә каршылык күрсәтүләре торган саен йомшый бара.

Шигарләр
Шигарләр

13 июнь кичендә Җиңү паркында узган урам җыенында якынча 50-60 кеше катнашты. Чыгышларда тәнкыйть булмавы да ярылып ятты. Урам җыены “Табигатьне саклау, Татарстан атом станциясен төзетмәү, коммунал түләүләрдәге башбаштаклыкка каршыбыз” дигән өндәмәләр астында барды.

Билгеле булганча, Русия хөкүмәте 2030 елга кадәр яңа атом станцияләре төзү зарурлыгы турында белдергән иде. Быелның 28 апрелендә Татарстан дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан атом станциясе төзелешен яңарту тәкъдимен якларга чакырган иде.

Фәргат Гайфетдинов чыгыш ясый
Фәргат Гайфетдинов чыгыш ясый

Урам җыенында беренче сүз озак еллар инженер булып эшләгән Фәргат Гайфетдиновка бирелде. Ул чыгышында Татарстанда атом станциясе төзелсә һәм ул һәлакәткә очраса зыянның бик зур буласын искәртеп китте. Ул шулай ук үзе ишеткән мәгълүматларына күрә, Чаллыдан ерак булмаган Менделеев шәһәрендә японнар һәм кытайлар төзегән химия ширкәтендә җитештерелгән тауарның 70%ы шушы илләргә чыгарылуын җиткерде. “Кыйммәтле химия эшләнмәләре читкә китә, Кама буе төбәкләрендә пычрагы гына кала”, диде Фәргат Гайфетдинов. Ул дәүләт стандартлары таләпләре буенча эшләүгә дә мөнәсәбәтен белдереп, “Русиядә җитештерелгән күпсанлы эшләнмәләр дәүләт стандартларына җавап бирми. Аның дәүләт стандарты дигән нәрсәсе дә күптән бетте инде. ГОСТ булса, бүгенге тауарның берсе дә узмас иде”, дигән фикерен җиткерде. Чыгыш ясаучы Горбачев исеме белән танылу алган "Форос" ял итү лагерын Татарстанның һөнәр берлекләре сатып алуы турындагы хәбәрләргә дә шаккатуын әйтте. “Мин Татарстанда профсоюзларның әле дә булуын, өстәвенә шундый бай булуларын белми дә идем”, диде ул.

Наилә Фазлыева
Наилә Фазлыева

Камил Дәүләтшин, Андрей Потанкин да экология ягыннан Чаллыны Татарстанда иң пычрак шәһәр дип атадылар. Наилә Фазлыева бар Татарстан җиреннән нефть суыртуларын, җир астының бушаган өлешләренә су тутырылуын, республикада Түбән Кама, Менделеев химия, КАМАЗ ширкәтләре булуын белдереп, яңа химия, ТатАЭСлар төзү үлемгә китерәчәк, дип гөманлады. “Безне саталар. Моны булдырмас өчен көрәшергә кирәк”, дип чыгышын тәмамлады Наилә Фазлыева.

Имзалар җыю
Имзалар җыю

Коммунистлар коммунал түләүләрнең үсә баруына да борчылу белдерделәр. Шул ук вакытта бәя артуларга, кешеләрнең хәерчеләнә баруына халыкның битарафлыгы, төрле таләпләр күтәрелгән урам җыеннарына килүчеләрнең торган саен азая баруын да ассызыкладылар.

Соңыннан җыен резолюциясе кабул ителде. Урам җыеннары, пикетлар уздырган өчен күп тапкыр штрафларга тартылган Чаллы коммунистлары бу юлы хакимиятләрне турыдан-туры атап тәнкыйтьләмәде. Таләпләре “тегесен болай, монысын тегеләй итәргә кирәк” дигәнрәк яңгырады. Коммунистларның да элекке сугышчан рухларының бетә баруын күрсәтте бу урам җыены.

XS
SM
MD
LG