Accessibility links

Кайнар хәбәр

Язучылар тарих турында бәхәсләшә


Фәүзия Бәйрәмова язучылар берлегеннән китә
Фәүзия Бәйрәмова язучылар берлегеннән китә

“Мәдәни җомга” газетының 22 май санында “Эшлекле мәҗлес” сәхифәсендә “Муса Җәлил: Тик антыма таплар кунмасын” дигән язма басылып чыккан. Бер төркем күренекле татар язучылары катнашлыгында түгәрәк өстәл сөйләшүе милләтнең бөек шәхесләренә бәйле фәнни публицистик язмалардагы бәхәсле фикерләргә багышлана.

Хәзер Икенче дөнья сугышы вакытында булган вакыйгаларга карата карашлар төрлеләнә бара. Элек мәгълүм булмаган фактлар, яисә матбугатка чыга алмаган язмалар җәмәгатьчелектә каршылыклы тәэсир калдыра. “Ватаным Татарстан”, “Мәдәни җомга” газетларында Фәүзия Бәйрәмованың Германиядә әсирлектә булган татар-башкортлар катнашлыгында оештырылган Идел-Урал легионы турындагы язмалары чыккан иде. Элекке елларда шул ук тема буенча тикшерүләр алып барган язучы Рафаэль Мостафин, тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев тарихи китаплар бастырган иде. Фәүзия Бәйрәмованың хәзерге язмаларында Муса Җәлил һәм шул ук чорда легионда, Германия хакимияте каршында төзелгән татар-башкорт комитетында эшләгән кайбер шәхесләр турында шактый кайнар фикерләр әйтелгән.

Шәфи Алмас һәм Гариф Солтан кебек шәхесләргә бәя биргәндә, Фәүзия Бәйрәмова үзенең шәхси тәэсирләрен һәм сәяси карашларын чагылдыра. Аерым алаганда, Муса Җәлилнең һәм аның белән бергә фашистлар тарафыннан җәзалап үтерелгән башка шәхесләрнең, шулай ук Советлар берлегенә каршы якта көрәш алып барган татарларның эшчәнлеген чагыштыру хәзер дә шактый катлаулы гамәл булып чыкты. Язучылар, гомумән милли җәмәгатьчелек тарих вакыйгаларга битараф түгел. Язучылар берлегенең “Эшлекле әңгәмә”сендә катнашкан Илфак Ибраһимов, Туфан Миңнуллин, Рафаэль Мостафин, Рабит Батулла, Разил Вәлиев, Искәндәр Гыйләҗев, Зиннур Мансуров, Ркаил Зәйдулла катлаулы тарихи һәм сәяси мәсьәләләр турында үзләренең фикерләрен әйткәннәр. Алар татар милләтенең каһарманнары һәм тарихи символлары буларак танылган шәхесләрнең истәлеген саклау турында кайгырталар.

Язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмованың әлеге язма уңаеннан мәгълүмат чараларына Татарстан Язучылар берлегенә җавап хатын таратты.

Бәйрәмованың белдерүе уңаеннан «Азатлык» радиосы Татарстан язучылар берлегенең аңлатма бирүен сорады. Язучылар үзләренең фикерләрен “Мәдәи җомга”да басылып чыккан “Эшлекле әңгәмә”дә тулысынча чагылдырганнар һәм хәзергә үзгәрешләр һәм өстәмәләр өчен сәбәп юк дип саный. Фәүзия Бәйрәмованың берлектән чыгуы турында белдерүе махсус каралмаячак. Берлектә үткән әңгәмәдә язучының иҗаты, милләт һәм тарихи үзаң, дин турындагы язмалары, китаплары тикшерелмәгән, алар турында бернәрсә дә әйтелмәгән. Язучылар берлегенең рәсми белдерүе яки җавабы өчен дә сәбәп юк...

“Эшлекле әңгәмә” фашизм белән көрәштә һәлак булган бөек шәхесләрнең якты истәлеген саклау, Бәйрәмованы гына түгел, ә башка каләм ияләрен, шул исәптән язучылар берлегендә әгъза булып тормаган иҗатчыларны да кисәтү өчен оештырылган. Татарстан язучылар берлеге хезмәткәрләре белән сөйләшүдән менә шулар билгеле булды. “Мәдәни җомга” газетының 22 май санында “Эшлекле мәҗлес” сәхифәсендә басылган “Муса Җәлил: Тик антыма таплар кунмасын” текстын аерым укырга мөмкинлек бар.
XS
SM
MD
LG